5 июль көнне Яңа Карамалы авылында зур вакыйга - авыл төзелүгә 100 ел тулуга багышланган Сабан туе узды.
Бәйрәм сценарие авыл тарихына искә төшерү, хезмәт кешесен олылау, аларны яшь буынга үрнәк итү, күңел ачу рәвешендә төзелгән. Чараны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рушат Солтанов һәм җырчы-тамада Гүзәл Рәхимуллина алып барды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова авыл халкына изге теләкләрен җиткерде, иң өлкән яшьтәге апалары - 94 яшьлек Җәннәт Зарипова һәм 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Рәхилә Рәхимованың иңнәренә ак шәл япты, иганәчелек хәрәкәтендә актив катнашкан Рәсим Шириевкә район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Сәхнәдә бер гасырлык юбилей елында 4нче балалары туган Жанна һәм Малик Вәлиевләр гаиләсе, авыл тормышында актив катнашкан, аның олуг тарихын булдырган хезмәт кешеләре - механизаторлар, терлекчеләр, укытучылар, тәрбиячеләр, мәдәният, медицина хезмәткәрләре, авыл тарихында якты эз калдырган тагын бик күп кешеләр зурланды. Илгиз Низамов, Лилия Садриева да бертөркем яңакарамалыларга бүләкләр тапшырды.
Сәхнәгә Яңа Карамалы авылына нигез салган Гата Мәҗитовның балалары, туганнары, нәсел-ыруы мәйдан түрендә хөрмәтләнде, алар үзләренең истәлекләре белән бүлеште.
Авыл халыкы, күпләп җыелган бәйрәм кунаклары халык уеннарында катнашты, биеде, җырлады, күңел ачты. Сабан туенда сәүдә нокталары эшләде, балалар өчен аттракционнар да бар иде. Теләгән кеше күләгәдә ял итә, тамак ялгап ала алды. Мәйдан янында үзенчәлекле күргәзмә эшләде. Әзһәр Галиев әби-бабайлары эшләгән элекке авыл хуҗалыгы техникасын балалар да күрсен дип дип, махсус әзерләп алып килгән. Биредә бүген дә авыл хуҗалыгында кулланылучы тракторлар да бар.
Авыл, район үзешчәннәренең, "Яшь йөрәкләр", "Тукай бизәкләре" бию коллективларының, махсус кунаклар Алинә һәм Азат Кәримовларның, Салават Хаковның матур җырлары, дәртле биюләре чарага аерым бер ямь бирде. Караңгыга кадәр барган зур бәйрәм фейерверк белән тәмамланды.
📸 Гөлназ Җәлилова репортажы.
https://vk.com/album-78072920_307790805

❤2
#бакчачыга
Бу чорда күп үсемлекләрдә һәм агачларда үлән бете – гөблә барлыкка килә.
Беткә каршы көл-сабын эремәсе, тәмәке, канлы үлән һәм әрем төнәтмәсе, шулай ук сарымсак, керән һәм тузганак төнәтмәләре ярдәмендә көрәшергә мөмкин. Моннан тыш, бакчада лаванда, бөтнек, мелиса һәм горчица утыртырга була, аларның исе корткычларны куркыта. Бакча кырмыскаларына һәм бетләргә каршы аларның табигый дошманнарын җәлеп итеп көрәш алып бару да яхшы нәтиҗә бирә.

#авыл_хуҗалыгы
Соңгы елларда республикада терлекләр арасында бруцеллез таралу хакында хәбәрләр әледән-әле кабатланып тора. Июнь аенда әлеге авыру тагын баш калкытты. Балтач районының “Насыйров” крестьян-фермер хуҗалыгында һәм Балык Бистәсе районындагы “Кама-Агро” җәмгыятендә бруцеллез табылды.
Районда “Август-Мөслим” агрофирмасыннан тыш, берничә фермер хуҗалыгы һәм шәхси хуҗалыклар терлекләр үрчетә. Бруцеллезны кисәтү максатында киңәшмә узды. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Район башлыгы Альберт Хуҗин җитәкчеләргә киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.
Тулырак: https://muslumirc.ru/news/avyl-khualygy/terleklarga-kurkynyc-ianyi-1751867178

Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бабасы Яңа Карамалыга нигез салучыларның берсе булган.
1925 елның җәендә Иске Карамалы авылының олы урамында янгын чыга. 50 хуҗалык бернәрсәсез кала.
336 җанга исәпләп, күченеп китәргә теләүчеләргә җир бирелә. Шулай итеп, Яңа Карамалыга нигез салына. Урман авызына йортларны шунда үскән агачлардан төзиләр.
Тамырлары белән Яңа Карамалы авылы егете, Асия һәм Исрафил Вәлиевләрнең улы Маратның бабасы Вәлимөхәммәт 1927 елда агачларны төпләп йорт салып, Иске Карамалыдан гаиләсе белән күченеп килә.
Видеода - Вәлимөхәммәтнең оныгы Марат Вәлиевнең гаилә тарихы.
📸 Гөлназ Җәлилова.
#видеистории #татмедиа #ничек_яшисең_авыл #авылым_тарихы

#иминлек
3 июль – дәүләт автоинспекциясе көне. Шул уңайдан районның ДАИ бүлеге җитәкчесе Феликс Мәгъданов белән юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатында башкарылган эш, бу өлкәдәге яңалыклар хакында сөйләштек.
– Феликс Мияссәрович, юл-транспорт фаҗигаләренә бәйле вәзгыять белән таныштырып үтегез әле.
– Узган елның шушы чорында 78 юл фаҗигасе булып, шуларның дүртесендә ике кеше һәлак булды, ике кеше авыр тән җәрәхәтләре алган иде. Быел механик характердагы 70 юл фаҗигасе булды, шуларның өчесендә өч кеше төрле дәрәҗәге тән җәрәхәтләре алды. Алкогольле эчемлекләр кулланган килеш транспорт белән идарә иткән 34 шофер тоткарланды, шуларның дүртесе – хатын-кызлар. Бер егет кабат эчкән килеш рульгә утырган. Аларга карата РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
Тулырак: https://muslumirc.ru/news/iminlek/bergalap-korasik
Фото - Мөслим-информ архивыннан

❤1👍1
#үткәннән_бер_мизгел
Яңа Сәеттә массакүләм ял вакытында. 1964нче елның 14 июне.
Фотоны Зәйтүнә Нуриева тәкъдим итте.

Forwarded from Сабантуй журналы
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
«Сабантуйлы балачак»!
10 июль | 12.00 | Фестиваль бульвары🔥
✨Сезне 10 нчы июль көнне Фестиваль бульварына (Декабристлар ур., 2 нче йорт, «Татмедиа» бинасы янында) 🎼«Сабантуй»лы балачак🎼 бәйрәменә чакырабыз!
🌞Кызыклы уеннар, җыр-бию, аквагрим, китап ярминкәсе, лотерея, шәп бүләкләр бездән - күтәренке кәеф сездән, дуслар!
Регистрация 👉МОНДА

#һава_торышы
Иртәгә алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Көндез кайбер районнарда яшенле яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән тизлеге 14 м/с кадәр, яшен вакытында кыска вакытлы көчәю 15-18 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы +9..+12 градус. Көндез максималь температура +21..+24 градус.
Римма Афзалова фотосы

#минем_фикер
Сабантуйның мәгънәсе югалмыймы?
Яшем әллә ни олы булмаса да, күңелем белән Метрәй авылының тау башындагы “Салкын чишмә” янында узган сабантуйларны сагынам. Анда узган сабантуйлар күңеллерәк, матуррак була иде сыман. Сабантуй мәйданы тауның иң сөзәк җиренә, каенлык янына урнашкан иде. Тау битенә халык машиналарын куя. Күпләр бәйрәмне машиналар янына җыелып тамаша кыла. Мәйдан янәшәсендәге каенлыкта да гаиләләре, классташлары, дуслары белән җыелып табын коручыларны күрергә мөмкин иде. Ә бәйрәм дәвам итә. Уеннарга чыгучылар да, мәйдан уртасына чыгып җыр сузучылар да, “ут чыгарып” биючеләр дә табыла.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 4 июль саныннан укыгыз.
Римма Афзалова фотосы
Тулырак: https://muslumirc.ru/news/minem-fiker-1751358317/sabantuiga-bargan-idem