Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
33246 - Telegram Web
Telegram Web
Хәерле иртә, дуслар!
📸 Римма Афзалова фотосы.
#Мөслимбу
1
Тойгелде авылының "Яшел мәчет"ендә бер атна дәвамында балалар өчен әхлак һәм сәламәтлек яллары оештырылды.

Анда барлыгы 23 бала катнашты. Һәр көн итле кайнар ризыклар әзерләнде. Абыстай Нурия Гыйльфанова ярдәмендә балалар өчен Коръән, фикһ, әхлак дәресләре үткәрелде, уеннар оештырылды. Балалар "Фатиха", "Ихлас" сүрәләрен, догалар ятладылар. Аларга бүләкләр һәм ризык пакетлары тапшырылды. Ризыклар пешергән Гүзәлия, ярдәмгә килгән Әнүзә, Резидә, Альмира ханымнарга авыл халкы бик рәхмәтле.

📸 Фотолар - Нурия Гыйльфановадан.
#дин_вә_вөҗдан
1
Иске Чакмак авылы мәчетенә ай куелды.
"Табигатьнең гүзәл почмагына урнашкан бу кечкенә матур авыл тагын да яктырып, нурланып киткәндәй булды. Гыйбәдәтханә искечакмаклылар, киң күңелле иганәчеләр, авылдашлар көче белән сафка басты", - диелә район мөхтәсибәтеннән алынган хәбәрдә.

📸 Илмира Сәфәргалина фотолары.
#дин_вә_вөҗдан
1
Бүген, 7 июль көнне, 9.30-15.00 сәгатьләрдә Әмәкәй авылында, ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, электр бирү туктатылып тора.

📸 Фото ясалма фәһем ярдәмендә эшләнде.
5 июль көнне Яңа Карамалы авылында зур вакыйга - авыл төзелүгә 100 ел тулуга багышланган Сабан туе узды.

Бәйрәм сценарие авыл тарихына искә төшерү, хезмәт кешесен олылау, аларны яшь буынга үрнәк итү, күңел ачу рәвешендә төзелгән. Чараны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рушат Солтанов һәм җырчы-тамада Гүзәл Рәхимуллина алып барды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова авыл халкына изге теләкләрен җиткерде, иң өлкән яшьтәге апалары - 94 яшьлек Җәннәт Зарипова һәм 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Рәхилә Рәхимованың иңнәренә ак шәл япты, иганәчелек хәрәкәтендә актив катнашкан Рәсим Шириевкә район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Сәхнәдә бер гасырлык юбилей елында 4нче балалары туган Жанна һәм Малик Вәлиевләр гаиләсе, авыл тормышында актив катнашкан, аның олуг тарихын булдырган хезмәт кешеләре - механизаторлар, терлекчеләр, укытучылар, тәрбиячеләр, мәдәният, медицина хезмәткәрләре, авыл тарихында якты эз калдырган тагын бик күп кешеләр зурланды. Илгиз Низамов, Лилия Садриева да бертөркем яңакарамалыларга бүләкләр тапшырды.

Сәхнәгә Яңа Карамалы авылына нигез салган Гата Мәҗитовның балалары, туганнары, нәсел-ыруы мәйдан түрендә хөрмәтләнде, алар үзләренең истәлекләре белән бүлеште.

Авыл халыкы, күпләп җыелган бәйрәм кунаклары халык уеннарында катнашты, биеде, җырлады, күңел ачты. Сабан туенда сәүдә нокталары эшләде, балалар өчен аттракционнар да бар иде. Теләгән кеше күләгәдә ял итә, тамак ялгап ала алды. Мәйдан янында үзенчәлекле күргәзмә эшләде. Әзһәр Галиев әби-бабайлары эшләгән элекке авыл хуҗалыгы техникасын балалар да күрсен дип дип, махсус әзерләп алып килгән. Биредә бүген дә авыл хуҗалыгында кулланылучы тракторлар да бар.

Авыл, район үзешчәннәренең, "Яшь йөрәкләр", "Тукай бизәкләре" бию коллективларының, махсус кунаклар Алинә һәм Азат Кәримовларның, Салават Хаковның матур җырлары, дәртле биюләре чарага аерым бер ямь бирде. Караңгыга кадәр барган зур бәйрәм фейерверк белән тәмамланды.

📸 Гөлназ Җәлилова репортажы.
https://vk.com/album-78072920_307790805
2
#бакчачыга
Бу чорда күп үсемлекләрдә һәм агачларда үлән бете – гөблә барлыкка килә.

Беткә каршы көл-сабын эремәсе, тәмәке, канлы үлән һәм әрем төнәтмәсе, шулай ук сарымсак, керән һәм тузганак төнәтмәләре ярдәмендә көрәшергә мөмкин. Моннан тыш, бакчада лаванда, бөтнек, мелиса һәм горчица утыртырга була, аларның исе корткычларны куркыта. Бакча кырмыскаларына һәм бетләргә каршы аларның табигый дошманнарын җәлеп итеп көрәш алып бару да яхшы нәтиҗә бирә.
2025/07/12 18:34:54
Back to Top
HTML Embed Code: