Warning: Undefined array key 0 in /var/www/tgoop/function.php on line 65

Warning: Trying to access array offset on value of type null in /var/www/tgoop/function.php on line 65
- Telegram Web
Telegram Web
Әмирхан Фатих.
Эсперанто теленең кагыйдәләре
👍5
jadidfest. Буыннар
23-24 ноябрь, Милли китапханә


Иҗади экспериментлар мәйданы, ачышлар һәм шәһәрчеләр фестивале үз эшен башлый. Быел Jadidfest буыннар темасына багышланган. Заманча татар мәдәнияте никадәр дәрәҗәдә элеккеге буыннар тәҗрибәсенә нигезләнгән? Үткән буыннарны без инкарь итә алабызмы? Мирасны заманчалаштыру яисә музейда калдыру дөресрәкме?

Елдагыча бу сорауларга җавапларны театр, музыка, сәнгать, күргәзмә, китаплар ярдәмендә табарга тырышырбыз.

Jadid Fest ярминкәсендә катнашыр өчен гариза калдырырга
3
Forwarded from TATFORUM
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Jadid fest 📖

📌23-24 ноябрь
📍Милли китапханә

Jadidfestка килеп, «җанлы» күргәзмәдә катнаш! 🔻
https://forms.yandex.ru/u/6721f48d5d2a064a35b9d81a/
3
Forwarded from TATFORUM
Jadidfest 2024. Буыннар

🔣23-24 ноябрь, Милли китапханә
🔣Керү бушлай, әмма СПЕКТАКЛЬГӘ регистрация кирәк!

🔣 23 ноябрь
12:00-20:00 Нәшриятлар һәм рәссамнар ярминкәсе. Фойе.
12:00 Буыннар күргәзмәсе. Кофе-пойнт, икенче кат.
13:30 Урам уеннары.
15:00 Акрын уку һәм фикер алышу. Ризаэддин Фәхреддинның «Тәрбияле бала»сы турында Айгуль Тимер, Лилия Галиәхмәтова, Рәмзия Галимова, Чулпан Галиәхмәтова, Динара Әхмәт, Фагилә Шакирова сөйләшә. Конференц-зал
16.30 Нәсел микрофоны: стендап — буыннар буйлап сәяхәт. Ерак бабалар һәм үсмер балалар безнең турыда шаярта. Күргәзмә залы.
18:00 «Бөтен туганнарга бездән сәламнәрне тапшыр». Хат алышу турында спектакль. Регистрация буенча. Конференц-зал.

🔣 24 ноябрь
12:00-20:00. Нәшриятлар һәм рәссамнар ярминкәсе. Фойе.
12:00 Буыннар күргәзмәсе. Кофе-пойнт, икенче кат.
12:00 Видео-проект. 100 татар шигыре, 1924-2024. Конференц-зал.

13:00. Лекторий. «Ясалма фәһем (интеллект) һәм гаилә: ChatGPT кебек технологияләр өй тормышын ничек үзгәртә?». Райнур Хәсәнов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе. Күргәзмә залы.
14:00 «Акъәби безгә нәрсәне васыять итә?» (Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре буенча). Ландыш Әбүдәрова, язучы, журналист, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе.
15:00 «Төркиядә табылган татар эзләре: дин әһелләренең мөһаҗирлектәге дәвамчылары». Айзирәк Гәрәева-Акчура, язучы, журналист.
16:00 Ачык сөйләшү: «Югалган көндәлек гадәтләр». Гыйләҗевлар, Лероннар.

17:00 Комикслар җыентыгын тәкъдим итү һәм тарату. Кофе-пойнт, икенче кат.
18:00 Концерт. Милли музыка оркестры солистлары. Композиторлар: Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев, Шамил Шәрифуллин, Бату Мөлеков, Миләүшә Хәйруллина, Айдар Ниязов. Конференц-зал.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
1
Forwarded from TATFORUM
❗️ Гариза бирергә өлгер ❗️
Jadidfestка килеп, «җанлы» күргәзмәдә катнаш!

Һәр гаиләдә диярлек әти-әнидән һәм әби-бабайлардан калган күңелгә якын нәрсәләр бар. Китап, беләзек, дисбе, сүз — алар буыннан-буынга күчеп, җылы хатирәләрне саклап торалар.

Күргәзмәдә һәр теләгән кеше гаиләсе яки үзе өчен кадерле булган әйбер турында сөйли алачак. Күргәзмә — шартлы, ягъни бер вакыт аралыгында - бер кешенең тарихын тыңлыйбыз.

Катнашыр өчен:
1. 20 ноябрьгә кадәр Яндекс - форманы тутыр
2. Мирасыңа бәйле булган әйберне Jadidfestка алып кил.
3. Тарихы турында сөйлә.

📌 Jadidfest быел 23-24 ноябрьдә Милли китапханәдә үтәчәк.
👍1
Фотода -
Фатих Әмирхан, Кәбир Бәкер, Рауза белән Исмәгыйль Аитовлар. Югары Кабан, 1916 нчы ел.
Исмәгыйль - Сөләйман Аитовның улы. Алар Фатих белән, «Мөхәммәдия»дә укып, дус булганнар.

Яңа комикс җыентыгы әзерләнә. Дүрт гаилә, дүрт хикәя, татар телендә:
Зөһрә Акчурина һәм Исмәгыйль Гаспринский - нәширләр, мөхәррирләр, журналистлар.
Фатиха белән Сөләйман Аитовлар
- кызлар өчен мәктәп ачучылар.
Кәшифә һәм Рәхим Тумашевлар - режиссерлар династиясе.
Хәсән Туфан һәм Луиза Сәлиәскарова - шагыйрь һәм актриса.

Сценарий, тәрҗемә, корректура, верстка, оештыру чыгымнарын без үз өстебезгә алабыз, әмма җыентыкны бастыруны тулысынча каплый алмыйбыз. Шуңа күрә без өченче җыентыкны краундфандинг ярдәмендә ясарга булдык. Безгә 350 000 сум җыярга кирәк, алар рәсем авторлары гонорарларына һәм 1000 данә җыентык бастыруга тотылачак.

Сез дә проектта катнаша аласыз: ошаган лотларны алып, үз челтәрләрегездә проект турында сөйләп... Аның өчен бу сылтама аша керергә кирәк: https://planeta.ru/campaigns/tatcomics
5
16 апрельдә Татар китабы йортында Фатих Әмирхан әсәрләре академик басмасының беренче өч томы тәкъдим ителәчәк.

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан берничә ел дәвамында алып барылган зур гыйльми проект ахырына якынлашты. Былтыр Татарстан китап нәшриятында Фатих Әмирхан әсәрләренең алты томлы академик басмасы дөнья күрә башлады. 2024 елда фундаменталь хезмәтнең беренче өч томы басылды.

Фатих Әмирхан (1886-1926) — XX гасыр башы иҗтимагый һәм мәдәни тормышының иң күренекле вәкилләренең берсе. Ул татар матбугаты үсешенә дә, әдәбият һәм театрның яңа юнәлешләрен булдыруга да зур өлеш керткән.

Томнарны әзерләүче галимнәр алдына Фатих Әмирханның киңкырлы иҗатын, иҗтимагый эшчәнлеген барлау, язма мирасын тулы рәвештә туплау, автор ихтыярын саклаган хәлдә укучыга җиткерү бурычы куелган. Алтытомлыкка әдипнең моңарчы җыентыкларга керми калган мәкаләләре һәм документаль материаллары да җыйналган. Китапханә һәм архивларда, шул исәптән, Милли музей фондында сакланган чыганаклар җентекләп өйрәнелгән.


Презентация кысаларында музейда бер көнлек күргәзмә дә эшләячәк. Анда Ф. Әмирханның кулъязмалары, фотосурәтләре һәм спектакльләргә афишалар күрсәтеләчәк.


16 апрель, 15:00

📍Татар китабы йорты, Островский ур., 15 йорт

〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️

16 апреля в Доме татарской книги пройдет презентация первых трёх томов академического издания произведений Фатиха Амирхана

В конце 2024 года в Татарском книжном издательстве вышли 1-3 тома собрания сочинения Фатиха Амирхана — одного из крупнейших татарских писателей и публицистов начала XX века. Работу по подготовке издания вели литературоведы и текстологи Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ.

Кстати, в новые тома включены уникальные материалы из коллекции Ф. Амирхана в фондах Национального музея Республики Татарстан.

В рамках презентации будет работать выставка одного дня. Музей представит подлинные рукописи и фотографии Фатиха Амирхана и афиши спектаклей по его произведениям.

16 апреля, 15:00

📍Дом татарской книги, Островского, 15
🔥2
Forwarded from Kazan Nostalgique (Андрей Шритт)
1980 е Казань Дом отца Ф. Амирхана (ул. М. Гафури, 35)
7
2025/10/16 06:14:20
Back to Top
HTML Embed Code: